САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Шагыйрә Вәсимә Хәйруллина мәктәпкә кунакка килде

Карашай Саклау гомуми белем бирү мәктәбендә Чураш авылында яшәп иҗат итүче Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россиянең атказанган укытучысы Вәсимә Хәйруллинаның иҗатына багышланган кичә үтте.

Анда район мәктәпләренең химия һәм биология укытучылары да катнаштылар. Кичәдә Вәсимә апаның яңа табадан төшкән 17 нче – “Шәп бабай, тәти әби” китабы тәкъдир ителде. Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен ятлаганнар иде. Вәсимә апа язган сүзләргә үзешчән композитор Гөлнара Якупова иҗат иткән җырлар да яңгырады. Укучылар Вәсимә апа тарафыннан бирелгән табигатьне саклауга багышланган табышмакларга җавап бирделәр. Соңыннан һәр укучыга яңа шигырьләр җыентыгы бүләк ителде. Бу китапка 352 шигырь кергән. Кичә кунакларга да, укучыларга да, Вәсимә апага да бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев