САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманның "Сандугач" балалар бакчасы "Иң яхшы юл иминлеге почмагы" бәйгесендә җиңде

Кичә Сарманның «Сандугач» балалар бакчасында район күләмендә балалар бакчалары арасында үткәрелгән «Иң яхшы юл иминлеге почмагы» дигән бәйгегә йомгак ясалды. Анда районның барлык балалар бакчаларының җитәкчеләре дә җыелган иде. Чараның беренче өлешендә «Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарафыннан җырлы-биюле уен-шөгыль күрсәтелде. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов...

Кичә Сарманның «Сандугач» балалар бакчасында район күләмендә балалар бакчалары арасында үткәрелгән «Иң яхшы юл иминлеге почмагы» дигән бәйгегә йомгак ясалды. Анда районның барлык балалар бакчаларының җитәкчеләре дә җыелган иде. Чараның беренче өлешендә «Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарафыннан җырлы-биюле уен-шөгыль күрсәтелде. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов җитәкчеләргә Юл иминлегенең Дүртенче Глобаль атналыгы барышы турында мәгълүмат җиткерде. Бәйгедә районның барлык бакчалары да актив катнаштылар. Жюри карары белән 1нче урын «Сандугач» балалар бакчасына бирелде, 2нче урында - Сарманның «Кояшкай» балалар бакчасы, ә 3нче урынга Җәлил бистәсенең «Ләйсән» балалар бакчасы лаек дип табылды. Моннан тыш Иске Кәшер, Саклаубаш, Иске Минзәләбаш, Сарманның «Ләйсән», Җәлилнең «Аленушка» балалар бакчалары махсус призларга лаек булдылар. Аларның барысына район ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районындагы профилактика бүлекчәсе бүләкләре һәм Мактаулы грамоталары тапшырылды.

Ландыш Мөхәметдинова, «Сандугач» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев