САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманның "Лилия" балалар бакчасының зурлар төркеме рейдка чыкты

Белгәнебезчә, бүген - Халыкара балаларны яклау көне. 20 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" профилактик чарасы да барачак. Шул уңайдан Сарманның "Лилия" балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче Адилә, Камилә, Лия, Азалия һәм Алсу, өлкән тәрбияче Фирая Хәсәншина, музыка җитәкчесе Фирдания Гәрәйханова һәм юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район бүлеге җитәкчесе Алсу...

Белгәнебезчә, бүген - Халыкара балаларны яклау көне. 20 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" профилактик чарасы да барачак. Шул уңайдан Сарманның "Лилия" балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче Адилә, Камилә, Лия, Азалия һәм Алсу, өлкән тәрбияче Фирая Хәсәншина, музыка җитәкчесе Фирдания Гәрәйханова һәм юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова белән бергә рейдка чыктылар. Инспектор абыйлары Рәшит Гәрәев һәм Руслан Сәитов машиналарны туктатып тордылар, балалар автомобиль йөртүчеләргә һәм пассажирларга кызыклы сораулар бирделәр, белешмәләр тараттылар. Соңыннан Алсу Ситдыйкова барысына да юл йөрү кагыйдәләре тематикасына бәйле буяу альбомнары һәм яктырткыч элементлар таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев