САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында "Алда көтә бик күп юл, дустым, һәрчак уяу бул!" дигән чара узды

Бүген Сарманның «Кояшкай» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Алда көтә бик күп юл, дустым, һәрчак уяу бул!» дип исемләнгән республикакүләм ачык чара үтте. Аны мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемнәре белән берлектә физик культура инспекторы Чәчкә Галеева оештырды. Балалар һәм тәрбиячеләр уен формасында юл хәрәкәте темасына бәйле күренешләр күрсәттеләр, шигырьләр...

Бүген Сарманның «Кояшкай» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Алда көтә бик күп юл, дустым, һәрчак уяу бул!» дип исемләнгән республикакүләм ачык чара үтте. Аны мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемнәре белән берлектә физик культура инспекторы Чәчкә Галеева оештырды. Балалар һәм тәрбиячеләр уен формасында юл хәрәкәте темасына бәйле күренешләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, төрле сорауларга җавап бирделәр.

Чарага район мәгариф бүлеге методисты Зөлфия Гарипова, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Алсу Ситдыйкова һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Айрат Хөснетдинов килделәр. Алар балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен билгеләп үттеләр, тормышта да аларны гел истә тотарга өндәделәр, бүләкләр һәм махсус яктырткыч элементлар тараттылар.

Сүз уңаеннан

Мондый чаралар «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе игълан иткән конкурслар кысаларында үткәрелә. Безнең район Әлмәт территориаль идарәсенә карый.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X