САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманлылар Республика көнен бәйрәм иттеләр

Кичә, 30 август көнне, Сарманның Үзәк ял паркында Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелде. Сарманлыларга котлау сүзләрен район башлыгы Фәрит Хөснуллин ирештерде.

- Без быел 28 нче тапкыр Республика көнен билгеләп үтәбез. Татарстан Россиянең иң бай, яшәү өчен уңайлы төбәкләренең берсе булып тора. Халкыбызның тормышын яхшырту өчен, күп төрле чаралар күрелә, проектлар тормышка ашырыла. Республика казанышлары безнең район мисалында да ачык чагыла. Район Республика көнен зур хезмәт уңышлары белән каршылый. Игеннәрне җыеп алу ахырына якынлаша, ашлыкның тулай җыемы күләме буенча район республика лидерларының берсе булып тора. Инде чөгендер алуга тотындык. Нефтьчеләребезнең уңышлары да куандыра. Районның социаль-экономик үсешенә керткән зур өлешләре өчен без аларга бик рәхмәтле. Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Республика көне белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә бәхете, иминлек телим! - диде ул. 
Бәйрәмдә районның озак еллар тату һәм матур гомер кичергән парлары хөрмәтләнде. Фәрит Мөнәвирович үз һәм “Бердәм Россия” партиясе исеменнән 55 ел бергә яшәгән Соббух һәм Гөлсинә Гыйбадуллиннарга, 50 ел бергә яшәгән Әхнәф һәм Фәния Гатауллиннарга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләк тапшырды, тагын бик күп еллар тигез һәм матур гомер кичерүләрен теләде. 
Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев