САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманлылар “Ашыгыч ярдәм” машинасына юл бирәләрме?

Россиядә “Ашыгыч ярдәм” машинасына юл бирмәгән һәм медицина хезмәткәрләренең эшенә комачаулык тудырган машина йөртүчеләргә җәзалар катыланды.

Руль артына утыручыларның барысы да авыру кешегә ярдәмгә ашыгучы медицина хезмәткәрләренә юл бирәләрме? Шушы сорауга җавап табу өчен, бүген – 16 август көнне ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл хәрәкәте инспекторлары ашыгыч ярдәм экипажы белән берлектә махсус рейд үткәрделәр. Рейд барышында күренгәнчә, район юлларындагы машина йөртүчеләр нигездә медицина хезмәткәрләренә юл бирәләр – машиналарын акрынайтып, юл бирәләр яки читкә чыгып, туктап ук калалар. Тик кыска гына вакыт эчендә “Ашыгыч ярдәм”гә юл бирмәүче шоферларның булуы ачыклану сагаерга мәҗбүр итте. Ни өчен кайберәүләр медицина хезмәткәрләрен үткәрмиләр? Моның өчен хәзер нинди җәза каралган? Бу хакта газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев