САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманлылар юлда йөрүчеләр өчен ярдәм сервисы белән файдалана алалар

Быелның 1 июленнән Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренә юл-транспорт вакыйгасын рәсмиләштерү белән бәйле үзгәрешләр кертелгән иде. Алар нигезендә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрсез булган юл-транспорт вакыйгасы вакытында шоферлар, әгәр башка транспорт чаралары өчен каршылыклар туса, машина юлын бушатырга тиешләр. Юл-транспорт вакыйгасында катнашучы ике як та уртак тел табып, ризалыкка килсә,...

Быелның 1 июленнән Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренә юл-транспорт вакыйгасын рәсмиләштерү белән бәйле үзгәрешләр кертелгән иде. Алар нигезендә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрсез булган юл-транспорт вакыйгасы вакытында шоферлар, әгәр башка транспорт чаралары өчен каршылыклар туса, машина юлын бушатырга тиешләр. Юл-транспорт вакыйгасында катнашучы ике як та уртак тел табып, ризалыкка килсә, вакыйга турында полициягә хәбәр итү мәҗбүри түгел. Әгәр инде уртак тел таба алмасалар, вакыйганы рәсмиләштерү тәртибе турында күрсәтмәләр алу өчен, полициягә хәбәр итәргә кирәк. Шоферлар машина юлын бушатыр алдыннан вакыйга белән бәйле бөтен нәрсәне фотога яки видеога төшерергә һәм соңыннан, вакыйганы рәсмиләштерү өчен, ЮХИДИ бүлекчәсенә яки якындагы юл-патруль хезмәте постына мөрәҗәгать итәргә бурычлылар. Юл-транспорт вакыйгасында катнашучы шофер Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә күрсәтелгән таләпләрне үтәмәсә, аңа 1000 сум күләмендә штраф салына.

Юл-транспорт вакыйгасында катнашучы шоферлар өчен ярдәм йөзеннән Дәүләт автоинспекөиясе сайтында (gibdd) мәгълүмати-белешмә ресурсы эшли. Анда юл ситуациясенә бәйле рәвештә юл-транспорт вакыйгасын рәсмиләштерү тәртибе аңлатыла. Аннан файдалану өчен, "Юл-транспорт вакыйгасын рәсмиләштерү кагыйдәләре" бүлегенә (www.gibdd.ru/assistant/dtp) керергә кирәк. Аңа сайтның баш битеннән үк кереп була. Аның блок-схема рәвешендәге гадиләштерелгән вариантын бастырып алып, машинада сакларга да була. Чөнки юлда Интернеттан файдалану мөмкинлеге булмавы да ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев