САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманлылар штрафларын вакытында түлиләр

Җиде ай нәтиҗәләре буенча Сарман районы территориясендә 20 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, аларда ике кешенең гомере өзелде, 30 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 4465 юл кагыйдәсе бозу очрагы теркәлде. Иң куркыныч санала торган һәм күп очрый торган юл кагыйдәләре бозу очраклары: - тизлекне чамадан тыш арттыру; - транспорт чарасы...

Җиде ай нәтиҗәләре буенча Сарман районы территориясендә 20 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, аларда ике кешенең гомере өзелде, 30 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 4465 юл кагыйдәсе бозу очрагы теркәлде.

Иң куркыныч санала торган һәм күп очрый торган юл кагыйдәләре бозу очраклары:

- тизлекне чамадан тыш арттыру;

- транспорт чарасы тизлегенең конкрет юл шартларына туры килмәве;

- каршы як хәрәкәт полосасына чыгу;

- исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү.

Бу төр кагыйдә бозуларны ачыклау буенча эш көчәйтелә. Бүгенге көндә юл хәрәкәтен тикшерү барышында автотранспорт йөртүчеләрнең мәҗбүри рәвештә түләнмәгән штрафлары барлыгын тикшереп була. Республика территориясендә барлык юл-патруль хезмәте нарядларында да махсус приборлар бар, алар ярдәмендә онлайн режимда йөртүчеләрнең түләнмәгән штрафлары барлыгын-юклыгын тикшереп була.

Россия Федерациясе административ җаваплылык кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штрафны закон нигезендә күрсәтелгән срокта түләмәгән өчен икеләтә күләмдә штраф суммасын түләү җәзасы каралган, ләкин бу сумма 1000 сумнан да ким булмаска тиеш, яки закон бозучыга карата 15 тәүлеккә кадәр арест каралган. Шулай ук 50 сәгаткә кадәрле мәҗбүри эшләр кулланылырга мөмкин.

Реклама

Шул ук маддә нигезендә, штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык карар көченә кергәннән соң 61 нче көнгә башлана.

Сарман районы территориясендә 2015 елда 20.25 маддәсе буенча 194 административ эш каралган. Бу эшләрне карау нәтиҗәсендә суд тарафыннан 26 очракта арест куллану, 137 очракта штрафка тарту, 20 очракта мәҗбүри эшләр хакында карарлар чыгарылган. Мисал өчен, август аенда гына бер кешегә түләнмәгән штрафлары өчен 27 тәүлеккә арест кулланылды.

Шулай ук кагыйдә бозучыларга карата транспорт чараларына арест салу да кулланыла.

Суд приставлары хезмәте әҗәтләре булган гражданнарга карата чит илгә чыгуны тыю чарасын да куллана.

ЮХИДИ исегезгә төшерә - юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары автоматик режимда эшләүче махсус техник чаралар (видеорегистратор) ярдәмендә ачыкланса, административ җаваплылыкка транспорт чарасының хуҗасы тартыла.

Мондый күңелсезлекләр булмасын өчен ЮХИДИ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә. Штрафлар барлыгын gosuslugi.ru, uslugi.tatarstan.ru, gibdd.tatarstan.ru онлайн-сервисларыннан карарга була. Штрафларны банк терминалларында да түләргә мөмкин. Түләгән штрафлар кичекмәстән ЮХИДИнең «Административ база»сына кереп утырсын өчен штрафларны Дәүләт автоинспекциясе белән тыгыз элемтәдә торучы кредит учреждениеләрендә түләргә тәкъдим ителә. Аларның исемлеге gibdd.tatarstan.ru сайтының «Оплачивайте штрафы правильно» дигән бүлегендә күренә.

Дамир Йосыпов, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев