САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманлылар караңгыда махсус яктырткыч элементлы кием белән йөрергә тиешләр

2015 елның 1 июленнән Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Алар арасында җәяүлеләргә кагылышлысы да бар. «Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан тыш юлларда җәяүлеләр киемнәрендә махсус яктырткыч элементлар булдырырга тиешләр» диелгән. Бу төр кагыйдә бозучыларга 500 сум күләмендә штраф салу каралган. Яктырткыч элемент юл билгесе принцибы белән эшли. Мондый элементлар киемгә,...

2015 елның 1 июленнән Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Алар арасында җәяүлеләргә кагылышлысы да бар. «Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан тыш юлларда җәяүлеләр киемнәрендә махсус яктырткыч элементлар булдырырга тиешләр» диелгән. Бу төр кагыйдә бозучыларга 500 сум күләмендә штраф салу каралган. Яктырткыч элемент юл билгесе принцибы белән эшли. Мондый элементлар киемгә, велосипедларга, коляскаларга беркетелә һәм җәяүлеләрне тәүлекнең караңгы вакытында автомобиль фаралары утында күрергә ярдәм итәчәк. Мондый яктырткычтан башка җәяүле 25 метрдан күренә, ә ул булганда 150 метрдан, транспорт чарасының уты ерак арага яктыртса - 400 метрдан.

Мондый элементлар сатуда булган әзер киемнәрдә, сумкаларда да була, шулай ук аларны аерым сатып алырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев