САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманда Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы бара

26 сентябрьдән 30 ына кадәр республикада, шул исәптән Сарман районында Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы үткәрелә. Ул республикада балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең торышы белән бәйле. Атналык кысаларында район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында зур чара үткәрелде. Әзерлек төркеме балалары ике командага бүленеп, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр, сорауларга җаваплар...

26 сентябрьдән 30 ына кадәр республикада, шул исәптән Сарман районында Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы үткәрелә.

Ул республикада балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең торышы белән бәйле.

Атналык кысаларында район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында зур чара үткәрелде. Әзерлек төркеме балалары ике командага бүленеп, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлекчәсе инспекторы Айдар Мифтахов һәм Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдикова балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә кирәклеген, моның әһәмиятен аңлаттылар, аларга яктылык кайтаручы беләзекләр бүләк иттеләр. Соңыннан балалар светофор янында булдылар, Айдар абыйлары аларга юл аша чыкканда нәрсәләрне белергә кирәклеген аңлатты, шушында ук балалар юл аша чыгу буенча күнекмәләрен ныгыттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев