САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманда балигъ булмаган балалар катнашында юл һәлакәте булды

11 май көнне Сарманда балигъ булмаган балалар катнашында  һәлакәт булды. Советская урамының 33 йорты янында җәяүле кичүендә 2006, 2010 елгы 2 кыз баланы транспорт чарасы бәрде. ВАЗ 21214не йөртүче 1958 елгы шофер җәяүле кичүеннән чыгып баручы балаларга юл бирми.  Һәлакәт нәтиҗәсендә 2 балада тән җәрәхәтләре алдылар.

 

 

Реклама

Исегезгә төшерәбез Республикада 14 майдан «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы башланды. Ул балалар катнашында һәлакәтләрне булдырмауга, балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлтелгән. Автотранспорт йөртүчеләр торак пунктлар эчендә, бигрәк тә җәяүле кичүләре янында аеруча игътибарлырак булсыннар иде. РФ административ тәртип бозулар кодексының 12.18 маддәсе нигезендә җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен 1500 сумнан 2500 сумга кадәр штраф салу каралган.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X