САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманда "Автоледи" бәйгесе узды

Бүген Сарманда "Автоледи" бәйгесе үткәрелде. Аны район ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясе оештырдылар. Бу эштә "Яшь техниклар станциясе" дә ярдәм итте. Бәйгедә катнашучылар ике төрле сынау үттеләр - "Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре" һәм "Транспорт чарасын автошәһәрчектә фигуралы йөртү". Нәтиҗәдә иң күп баллны - 36 - Роза Сәлимова...

Бүген Сарманда "Автоледи" бәйгесе үткәрелде. Аны район ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясе оештырдылар. Бу эштә "Яшь техниклар станциясе" дә ярдәм итте.

Бәйгедә катнашучылар ике төрле сынау үттеләр - "Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре" һәм "Транспорт чарасын автошәһәрчектә фигуралы йөртү". Нәтиҗәдә иң күп баллны - 36 - Роза Сәлимова җыйды һәм җиңүче булып танылды. Лилия Мөхлисуллина, 33 балл җыеп, икенче урынга лаек булды. Марселия Ямалова аннан бер генә баллга калышты. Ул - өченче урында. Кызлар өчесе дә - Сарман авылыннан.

Җиңүчеләргә һәм призерларга, барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Роза Сәлимова 12 августта бәйгенең Казан шәһәрендә үтәчәк республика этабында Сарман районы данын яклаячак.

Тулырак язма район газетасының алдагы саннарында чыгачак.

Иң өлкән катнашучы Әлмәт авылыннан Айсылу апа Яруллина булды. Аңа киләсе елда 70 яшь тула. Машина йөртү стажы - 24 елдан артык.

Оештыручылар балларны санаган арада бәйгедә катнашучылар картларда йөреп карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев