САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарман урта мәктәбендә район башлыгының коррупциягә каршы буенча ярдәмчесе Гөлнара Әлмөхәммәтова һәм прокуроры ярдәмчесе Роберт Сабиров ачык дәрес уздырдылар

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Сарман урта мәктәбендә район башлыгының коррупциягә каршы буенча ярдәмчесе Гөлнара Әлмөхәммәтова һәм Сарман муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе Роберт Сабиров өлкән сыйныф укучыларына ачык дәрес уздырдылар.

Максатлары укучыларны коррупция төшенчәсе белән таныштыру, иң дөрес юл, закон буенча, закон тыңлаучы гражданнар булып яшәргә, аны ихтирам итәргә кирәклеген аңлату, күңелләренә сеңдерү, үз гамәлләре өчен җавап бирүче аңлы кешеләр тәрбияләү иде. Укучылар дәрестә актив катнашып сорауларга дөрес, аңлатмалы җаваплар бирделәр. Чыгышларны кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Соңыннан белемнәрен викторина сораулары белән ныгыттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев