САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарман районында чираттагы ЮХИДИ рейды узды.

Узган җомга һәм ял көннәрендә 14,15,16 июль көнне кичке якта булган рейдның нәтиҗәләре түбәндәгечә: барлыгы 14 кагыйдә бозучы ачыкланды. Алар арасында 1 - аек булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итүче дә булды. Моннан тыш 2 - куркынычсызлык каешын кулланмаучы, 3 - иминият полисыннан башка йөрүче, 4 - тизлек режимын...

Узган җомга һәм ял көннәрендә 14,15,16 июль көнне кичке якта булган рейдның нәтиҗәләре түбәндәгечә: барлыгы 14 кагыйдә бозучы ачыкланды. Алар арасында 1 - аек булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итүче дә булды. Моннан тыш 2 - куркынычсызлык каешын кулланмаучы, 3 - иминият полисыннан башка йөрүче, 4 - тизлек режимын бозучы, 1- вакытында ЮХИДИ штрафларын түләмәүчегә административ беркетмәләр төзелде. Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау буенча көчәйтелгән эш дәвам итә.

Исегезгә төшереп китәбез: аек булмаган килеш транспорт белән идарә итү аркасында Сарман районы территориясендә инде 5 юл хәлакәте булды. Гражданнарны бу проблемага битараф булмаска чакырабыз. Аек булмаган килеш транспорт йөртү фактын күрсәгез, 2-47-30 телефоны буенча Эчке эшләр бүлегенең дежур бүлекчәсенә хәбәр итүегез сорала.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев