САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарман гимназиясе укучылары тәртипле җәяүлеләр сафына кабул ителделәр

Сарман гимназиясенең беренче класс укучылары тәртипле җәяүлеләр сафларына кабул ителделәр. 1А, 1Б һәм 1В класс укучыларын гимназиянең яшь юл хәрәкәте инспеторлары сәламләде, алар белән әңгәмә, белемнәрен тикшерү буенча викторина үткәрделәр.

Балалар кызыксынып сорауларга җавап биреп, бик актив булдылар, беркайчан да юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска ант иттеләр. Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сафин Рәмис белән «Юл иминлеге» оешмасының Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Алсу  Ситдикова  балалар белән юллардагы иминлек турында әңгәмә үткәрделәр, мисалга районда, республикада булган һәлакәтләрне китерделәр. Балалар кызыксынып ЮХИДИ хезмәткәрләре сөйләгәннәрне тыңладылар, активлык күрсәтеп тормышта күргән һәлакәтләр, юллардагы хәлләрне сөйләделәр. Бигрәк тә киемнәрдә яктырткыч элементлар булдыруга аерым басым ясалды. Балалар барысы да яктырткыч элементлар кулланулары турында белдерделәр, аның нәрсә өчен кирәклеген яхшы итеп мисалларда аңлатып бирделәр. Ахырда барлык балаларга да бүләккә «Увлекательно о ПДД» дигән мавыктыргыч китаплар таратылды. Гимназиянең директоры Ләйсән Хәнифовна да 1 нче класс укучыларына үзенең теләкләрен җиткерде. «Тәртипле җәяүлеләр» исемен сез акларсыз – дип үзенең зур ышанычын белдерде.

Реклама

«Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман районы буенча бүлекчә җитәкчесе: Алсу Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X