Сарман гимназиясе укучылары катнашында ЮХИДИ рейды үтте

Бүгеннән район мәктәпләрендә укучыларның көзге каникуллары башланды. Шул уңайдан 29 октябрьдә район үзәгендә Сарман гимназиясе укучылары катнашында рейд үтте. Анда мәктәп директоры Ләйсән Шамилова, укыту-тәрбия эшләре буенча аның урынбасары Ләйсән Латыйпова, оештыручы-педагог Алсу Гыйниятуллина, юл-патруль хезмәте инспекторлары Фәнис Әхәтов белән Рәмис Сафин, гимназиянең 6 «А» сыйныфы укучылары Сәйдәш Әгъләмов, Айгөл...

Бүгеннән район мәктәпләрендә укучыларның көзге каникуллары башланды. Шул уңайдан 29 октябрьдә район үзәгендә Сарман гимназиясе укучылары катнашында рейд үтте. Анда мәктәп директоры Ләйсән Шамилова, укыту-тәрбия эшләре буенча аның урынбасары Ләйсән Латыйпова, оештыручы-педагог Алсу Гыйниятуллина, юл-патруль хезмәте инспекторлары Фәнис Әхәтов белән Рәмис Сафин, гимназиянең 6 «А» сыйныфы укучылары Сәйдәш Әгъләмов, Айгөл Гыйниятуллина, Булат Аһунов, Рамазан Әбделкәримов чыктылар. Бу укучылар Алсу Гыйниятуллина җитәкчелегендә «Тугры юл» командасы составында төрле чараларда даими катнашалар, урыннар алалар. Рейд барышында алар инспектор абыйлары туктаткан машина йөртүчеләренә махсус белешмәләр тараттылар, хәерле юллар теләделәр.

Тулырак язма - район газетасының алдагы саннарында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • 6 июнь 2022 - 08:01
    Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?