САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Җәлил поселогында “Җир сулышы” республика конкурсына йомгак ясалды

Бүген Җәлил поселогында балалар клублары формированиеләренең “Җир сулышы” V республика конкурсына йомгак ясалды. Чарада катнашучылар яраксыз табигый материаллардан ясалган кул эшләре күргәзмәсен карадылар, “Җәлилнефть” идарәсенең Хезмәт даны музеенда булдылар.

 Чараны ачу тантанасында кунакларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, “Татарстан – яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы Башкарма комитеты референты Элеонора Королева, Азнакай урманчылыгы җитәкчесе Эльвир Хаҗиев, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкиле Ландыш Халикова сәламләделәр. Соңыннан конкурсның I дәрәҗә лауреатларының презентациясе күрсәтелде, мастер-класслар үткәрелде. Җәлил музыка мәктәбендә яраксыз материаллардан ясалган курайлар күргәзмәсен карау, курай ясау остасы Нәзиф Хәбипов белән очрашу чараның тагын бер матур өлеше булды. Җәлил рәсем мәктәбендә исә чарада катнашучылар Татарстан Республикасы Рәссамнәр союзы әгъзасы Әбүзәр Габдрахмановның табигатькә багышланган картиналар күргәзмәсе белән таныштылар. Чара ахырында мәктәп бакчасында миләш һәм алма агачлары утырттылар. 
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X