САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

«Сандугач»та юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы беләләр

«Сандугач»та юл кагыйдәләрен белү буенча ярыш үтте.

Юл иминлеге темасы районның белем бирү оешмаларының еллык тематик планнарында аерым урын алып тора. Чөнки бу проблема үзенең актуальлеген югалтмый. Күптән түгел 4 нче номерлы «Сандугач» балалар бакчасы республика ЮХИДИ идарәсе ярдәме белән миниавтогородок белән җиһазландырылган иде. Балаларны практик белемнәр биреп юлларда үзләрен тотарга өйрәтү мөмкинлеге булдырылды. Декабрь аенда бакчада булдырылган автогородокны кулланып чираттагы шундый чара уздырылды. Әти-әниләр һәм балалардан торган «Светофорлар» һәм «Җәяүлеләр» командалары бу өлкәдә үзләренең белемнәрен сынап карадылар. 2 команда 11 төрле бәйгедә ярыштылар. Визит карточкасы, разминка, кроссворд чишү, киләчәк автомобиле, пазллар җыю, аптечка тутыру, әти-әниләр өчен аеклык контроле, юл билгеләрен белү, кем игътибарлырак бәйгеләре бик мавыктыргыч формада үтте. Бәйге самокатта узышу, эстафета уеннары кебек спорт уеннары белән дә тулыландырылган иде. Кемдер соруаларга дөрес җавап бирде һәм өлгеррәк булды, кемдер юл билгеләрен бик яхшы белүен күрсәтте. Нәтиҗәдә күп төрле сынаулардан соң 2 команда да тигез баллар җыеп дуслык җиңеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев