САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

«Сандугач» балалар бакчасында «Атлап баручы автобус» акциясе узды

Юл иминлеген тәэмин итү буенча акцияләр үткәрү профилактик чараларның иң үтемлесе булып санала.

Мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүче нәниләр мондый чараларга бик теләп, актив катнашалар. 16 апрель көнне дә 4 нче номерлы «Сандугач» балалар бакчасына йөручеләр «Атлап баручы автобус» (Шагающий автобус) исеме астында акциягә чыктылар. Бу чараның максаты балаларны юл, урам инфраструктурасы белән таныштыру, бару-кайту юлларында куркынычсыз маршрут сайлау. Зурлар төркеменә йөрүче балалар үзләре алдан әзерләп ясаган автобус макетын тотып, сары ЮХИДИ жилетлары киеп, тезелеп, кулларына кечкенә әләмнәр тотып балалар бакчасы территориясеннән юлларын башладылар. Тынычлык, Хайруллина урамнары буенча үттеләр, үзәк Ленин урамының тротуары буйлап Советская һәм Ленин урамнары кисешенә светофор идарә итүче чатка бардылар. Балалар юл буенда урнашкан күптөрле юл билгеләрен карап үттеләр, аларнын ни өчен кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук җәяүле кичүендә юлларга төшерелгән разметка сызыкларына аңлатма бирделәр, юлдагы ясалма тигез түгеллекләрне дә (искусственная неровность), аларга карата куелган махсус юл билгесен дә балалар бик яхшы итеп аңлатып бирделәр. Бару юлында очраган машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән әңгәмә дә уздырдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга үзләре алдан ясаган юл иминлеге темасына рәсемнәрен бүләк иттеләр, хәерле имин юллар теләделәр. Тәрбиячеләрне дә, балаларны да көннең суык булуы, бакчаның район узәгеннән ерак арада урнашуы да куркытмады. Ул балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды. Һичшиксез мондый чаралар балалар өчен бик кирәк. Бакчада алган белемнәрен практикада кулланып карарга барлык мөмкинлекләр дә бар иде. Аларнын барысына да «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең истәлек буләкләре тапшырылды.

 

«Юл иминлеге» дэулэт бюджет учреждениясенен

Сарман районы буенча булекчэ житэкчесе

Алсу Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев