САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районыбыз табигатенең гүзәллегенә бергәләп сокланыйк, райондашлар

Туган якның кадерен белер өчен, чит җирләрдә йөреп кара, дигәннәр.

Шик тә юк, туган яктан да кадерле, якын җир юктыр ул, мөгаен. Гүзәл табигатьле урманнар, басукырлар, шифалы чишмәләр, талтирәкле су буйлары үзебезнең авылларыбызда да җитәрлек. Аларның матурлыгын, сихрилеген бары тик күрә һәм тоя белергә генә кирәк. Хөрмәтле дуслар, һәркем табигатьтә булырга ярата. Күңелле мизгелләрне тарихка кертеп, 
хәзер барыбыз да ял иткән, барып күргән урыннарны фотосүрәткә төшерүне гадәткә кертеп барабыз. Күпләребездә андый фотоархивлар да туплангандыр инде. Әйдәгез, туган җиребезнең гүзәл почмакларын бергәләп барлыйк. Үзегезнең фоторәсемнәрегезне безнең sarmangazetam11@mail. ru электрон адресына юллагыз. Без аларны газетабыз сайтына, төркемебезгә урнаштырачакбыз, ә иң матурларын газета битләрендә дә бастырып барачакбыз. 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев