САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Райондашларыбыз хаҗга киттеләр

Районыбыздан барлыгы иллеләп мөселман изге сәфәргә - хаҗга киттеләр. Хаҗ кылучыларның беренче төркеме 12 августта Согуд Гарәбстанына юл тотты. Быел мөселманнар хаҗга 25 августка кадәр китәргә, туган якларына 7 октябрьгә кадәр кайтырга тиеш. Татарстан буенча хаҗга китүчеләрнең саны - 1200 кеше. Киләсе елда Мәккәгә барырга теләүчеләр саны тагын да артыр...

Районыбыздан барлыгы иллеләп мөселман изге сәфәргә - хаҗга киттеләр. Хаҗ кылучыларның беренче төркеме 12 августта Согуд Гарәбстанына юл тотты. Быел мөселманнар хаҗга 25 августка кадәр китәргә, туган якларына 7 октябрьгә кадәр кайтырга тиеш.

Татарстан буенча хаҗга китүчеләрнең саны - 1200 кеше. Киләсе елда Мәккәгә барырга теләүчеләр саны тагын да артыр дип көтелә. Инде быелдан ук 2018 ел чиратына язылучылар бар.

Ислам дине буенча, һәрбер мөселман кешесе үз гомерендә бер тапкыр булса да хаҗ кылырга тиеш.

Кичә исә икенче төркем белән хаҗ сәфәренә 30 лап райондашыбызны озаттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев