САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Райондашлар, сак булыгыз! Елан чакмасын!

Безнең территориядә нинди еланнар бар? Алар куркынычмы? Елан чагудан ничек сакланырга? Чаккан очракта нәрсә эшләргә һәм нәрсә эшләмәскә? Мондый очраклар инде күпме булган? Гомумән, еланнар турында нәрсәне һичшиксез белергә кирәк?

Елан чакса, нишләргә?

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина төп кагыйдәләрне аңлатты.

- Безнең территориядә, гомумән, Татарстанда иң күп таралган агулы елан - кара елан. Кара елан беркайчан да кешегә үзе ташланмый. Әгәр дә аңа тисәләр, ул җавап кына кайтара. Мәсәлән, урманда җиләк җыйганда ялгыш бассак, тиеп китсәк, ул үзенчә саклану алымнарын куллана.

Әгәр дә кара елан тешли икән, беренче чиратта күп итеп су эчәргә кирәк, ул 1,5 литрдан да аз булмаска тиеш. Икенчедән, агуланган кул-аякны селкетмичә, бер генә торышта тотарга кирәк. Моның белән без шеш артуны тыеп кала алабыз. Өченчедән, әлбәттә, аллергияга каршы дарулар эчәргә кирәк. Мисал өчен, супрастин. Аннары инде һичшиксез табибка күренергә кирәк. 

Хастаханәгә агулану очрагы булу-булмауны тикшертергә киләләр. Табиблар я раслый, я инкарь итә. Бу - иң мөһим өлеш, чөнки шуннан чыгып авыруга карата төрле характердагы дәвалау чаралары үткәрелә.

Елан тешләүнең тагын бер куркынычрак ягы бар. Агу кан тамырларына кадәр керсә, нейротоксик эффектлар барлыкка килә. Әйтик, шеш арта, тәннең температурасы күтәрелә, артериаль кан басымы төшү, көчсезлек, күңел болгану күзәтелә.

Елан тешләгән очракта катгый рәвештә тыелган өч пункт бар:

1. Жгут салырга ярамый!

2. Салкын куярга ярамый!

3. Тешләнгән җирне кисеп җибәрергә ярамый.

Елан агуы кешене үтерми дигән сүз дөресме?

- Әлегә кадәр Татарстан Республикасы территориясендәге ярдәм күрсәтү үзәкләрендә андый хәлнең булганы юк. Елан тешләп килгән очракларның бөтенесенең дә азагы яхшы тәмаланды. Тик һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: әгәр дә елан муен яки баш тирәләрен тешли икән, бу үлемгә китерердәй зур риск булып санала. Сәбәп агуда да түгел. Тешләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән шеш сулыш органнарын кыса һәм кеше, вакытында хастаханәгә барып җитмәсә, сулый алмый башлый.

Безнең территориядә еланнарның нинди төрләре яши?

- Бездә 4 төрле елан бар: тузбаш, бакыр елан, кара елан һәм дала еланы.

Шушы дүрт төр арасыннан бары тик кара елан гына куркыныч тудыра ала. Калганнары бөтенләй зарарсыз. Әле тагын “веретеница” дигән аяксыз кәлтә бар, аны да елан дип уйлаучылар бар.

Еланны күргәч, үзеңне ничек тотарга кирәк?

- Үзеңне бары тыныч тотарга кирәк – шул гына. Янына килмәскә кирәк, тотарга тырышырга ярамый. Игътибарлы булып кына йөрергә кирәк, ул сезгә бернәрсә дә эшләмәячәк. Гадәттә инде еланнарны урманда, кырда йөргәндә, җиләк, гөмбә җыйганда очраталар. Бары тик игътибарлылык һәм аяк астына карап йөрергә генә кирәк.

Кагыйдә буларак, алар бик тә куркак җан ияләре. Күп очракта качып калырга тырышалар, шуңа кешеләр дә күрми кала. Кайчакта - әйтик һава торышы салкынча булганда, яки яңгырдан соң, алар кояшта җылынырга чыгалар. Шул вакытта кешеләр дә күрә инде, яки күрми генә өсләренә басалар һәм алар тешли.

Әгәр дә урманда елан тешләсә, ә яныңда беркем дә юк икән, нәрсәләр эшләргә кирәк?

- Якын тирәдәге торакка барырга тырышырга, кешеләрне ярдәмгә чакырырга кирәк. Беренче чиратта, күп итеп су эчәргә кирәк. Сыеклык түгел, нәкъ менә чиста су. Алкогольле эчемлекләр катгый рәвештә тыела, чөнки аның үзендә агу бар. Әлбәттә, селкенергә, әллә нинди хәрәкәтләр ясарга киңәш ителми, алайса агу бөтен тәнгә таралырга мөмкин. Кеше сау-сәламәт һәм аллергиясы юк икән, каты борчылырга да кирәкми. Хәл китү, әлбәттә, булып алачак. Бөтен төрле агулану очрагындагы кебек эш итәргә кирәк.

Чыганак: http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/sak-bulygyz-elan-chakmasyn

Фото: http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/sak-bulygyz-elan-chakmasyn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев