САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда ЮХИДИ рейды үтте

Ял көннәрендә юл иминлеген тәэмин итү максатыннан ЮХИДИ рейдлары даими үткәрелеп тора. 5-7 август көннәрендә кичке якта, 19.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр районда шундый чараларның чираттагысы үтте. Күпме әйтелсә дә, кагыйдә бозучылар саны кимеми. Рейдлар барышында 42 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Гадәттәгечә, иң күп кагыйдә бозучылар - куркынычсызлык...

Ял көннәрендә юл иминлеген тәэмин итү максатыннан ЮХИДИ рейдлары даими үткәрелеп тора. 5-7 август көннәрендә кичке якта, 19.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр районда шундый чараларның чираттагысы үтте. Күпме әйтелсә дә, кагыйдә бозучылар саны кимеми. Рейдлар барышында 42 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Гадәттәгечә, иң күп кагыйдә бозучылар - куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар. Укылмый торган дәүләт номерлары белән юлда йөрүчеләр саны да кимүгә бармый. Яллардагы рейдларда 4 шундый очрак теркәлде. Тәртип бозучылар арасында иминиятләү полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүче, автотранспорт йөртү таныклыгын өендә онытып калдыручы, транспорт чарасы тиешле тәртиптә ЮХИДИдә теркәү үтмәгәннәр бар иде. Кагыйдэ бозучылар арасында шулай ук 1 махсус балалар өчен утыргычтан башка транспорт салонында бала йөртүче дә теркәлде.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев