САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда ЮХИДИ рейдлары даими үтә

Юл иминлеген тәэмин итү максатыннан районда даими рәвештә рейдлар үткәрелә. Узган ялларда - 12-13 декабрь көннәрендә 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр аларның чираттагысы үтте. Кагыйдә бозуларны кисәтү турында күпме генә әйтелмәсен, штрафлар никадәр зур булмасын, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар саны кимеми. Рейд барышында 24 шундый очрак теркәлде. Куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар...

Юл иминлеген тәэмин итү максатыннан районда даими рәвештә рейдлар үткәрелә. Узган ялларда - 12-13 декабрь көннәрендә 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр аларның чираттагысы үтте.

Реклама

Кагыйдә бозуларны кисәтү турында күпме генә әйтелмәсен, штрафлар никадәр зур булмасын, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар саны кимеми. Рейд барышында 24 шундый очрак теркәлде. Куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар һаман да күп кала килә, ә бит моның өчен штраф 1000 сум тәшкил итә. Укылмый торган дәүләт номерлары белән юлда йөрүчеләр саны да кимеми. Яллардагы рейдлар барышында 4 шундый очрак теркәлде. Анын штрафы - 500 сум. Шулай ук кагыйдә бозучылар арасында ОСАГО полисыннан (иминиятләү) башка транспорт чарасы белән идарә итүче, автотранспорт йөртү таныклыгын өендә онытып калдыручы, транспорт чарасы тиешле тәртиптә ЮХИДИдә теркәү үтмәгәннәр бар иде. Рейд барышында жәяүлегә юл бирмәүче ике шофер һәм кагыйдә бозучы бер жәяүле дә жаваплылыкка тартылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X