САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда "Язгы каникул" профилактик чарасы уза

Юллардагы үлемнәр 15-29 яшьлек кешеләрнең үлем сәбәпләре арасында беренче урында тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прогнозлары буенча, 2020 елда юл һәлакәтләре нәтиҗәсендәге травматизм үлем очракларының йөрәк һәм рак авыруларыннан кала өченче төп сәбәпкә әйләнергә мөмкин. Безнең район буенча 2017 елның тулы булмаган 3 ае эчендә 3 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде,...

Юллардагы үлемнәр 15-29 яшьлек кешеләрнең үлем сәбәпләре арасында беренче урында тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прогнозлары буенча, 2020 елда юл һәлакәтләре нәтиҗәсендәге травматизм үлем очракларының йөрәк һәм рак авыруларыннан кала өченче төп сәбәпкә әйләнергә мөмкин. Безнең район буенча 2017 елның тулы булмаган 3 ае эчендә 3 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде, аларда 1 кешенең гомере өзелде, 2 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. 16 яшькә кадәр балалар катнашында һәлакәтләр булмады. Ә узган елны балалар катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 1 баланың гомере өзелде, 12 бала тән җәрәхәтләре алдылар. Һәлакәтләрнең күбесендә балалар пассажир буларак зыян күрделәр.

Саннардан күренгәнчә, пассажир балаларның куркынычсызлыгы проблемасы бик актуаль булуы ачык. Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәр балаларны транспорт чарасында балалар өчен махсус утыргычларда гына йөртү рөхсәт ителә.

Кызганычка каршы, статистикадан күренгәнчә, 30% очракта балаларны машинада балалар өчен махсус утыргычлардан башка йөртәләр.

Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм балаларның язгы каникуллары вакытында куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 15 марттан 28 мартка кадәр «Язгы каникуллар» исеме астында профилактик чара уздырыла. Аның барышында мәктәпләр, балалар бакчалары яннарында иртән һәм көндез ЮХИДИ инспекторлары кизү торачаклар. Шулай ук белем бирү оешмаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар, әти-әниләр белән очрашулар үткәрелә.

Шулай ук яшь юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эш алып барыла. Юлны дөрес итеп аркылы чыкмаучылар, юл кырыннан барганда транспорт юнәлеше буенча баручылар, 14 яше тулмаган килеш велосипедта, 16 яше тулмаган килеш һәм йөртү таныклыгыннан башка скутер яки мотоцикл йөртүчеләр, тротуар булган килеш тә юл кырыннан баручылар, юлда уйнап йөрүчеләр ЮХИДИ инспекторлары күзеннән читтә калмаслар.

Алсу Ситдыйкова, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев