САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда «Язгы каникуллар» оператив профилактик чарасы дәвам итә

Ул балаларның ялы вакытында юлларда балалар катнашында хәлакәтләрне кисәтү максатында уздырыла һәм 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.

ЮХИДИ инспекторлары һәм «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясе хезмәткәрләре мәктәп һәм балалар бакчаларына йөрүче балалар белән очрашу һәм юл иминлеге турында әңгәмәләр үткәрүне дәвам итәләр.

26 март көнне район үзәгенең «Кояшкай» балалар бакчасында уртанчы, зурлар һәм әзерлек төркеме балалары белән юл иминлеге турында әңгәмә уткэрелде. Балалар игътибарына «Игътибар – юл чаты!», «Уйнау һәм ял иту урыннары», «Минем дустым-велосипед» исеме астында мультфильмнар күрсәтелде. Районда балалар катнашында булган һәлакәтләр турында сойләү, мультфильм геройларының маҗаралары балаларны битараф калдырмады. Алар юлларда үз-үзләрен тотышларына бәя бирделәр, үзара фикер алыштылар.

19 марттан алып бүгенге көнгә кадәр балаларны транспорт чарасында йөртү тәртибен бозучы 2 автотранспорт йөртүче ачыкланды. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 9 юл кагыйдәсен бозучы 16 яшькә кадәрле бала да ачыкланды. Кагыйдә бозучыларның 2 – велосипед йөртүчеләр, 7 – җәяүле кагыйдә бозучылар.

«Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман районы буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев