САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда "Яшел ут" конкурсы дәвам итә

Сарманның өченче санлы «Ләйсән», дүртенче санлы «Сандугач» балалар бакчалары «Яшел ут» бәйгесенең комиссиясе игътибарына балалар катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан әзерләнгән профилактик чараларын тәкъдим иттеләр. «Ләйсән»дә тәрбияче Люция Фәррахетдинова балаларга «Йомры икмәкнең юлдагы маҗаралары» исемле әкиятне җиткерде. Аның шөгылендә юл билгеләре темасы әкият эчтәлеге белән тыгыз үрелеп барды. Соңыннан балаларның...

Сарманның өченче санлы «Ләйсән», дүртенче санлы «Сандугач» балалар бакчалары «Яшел ут» бәйгесенең комиссиясе игътибарына балалар катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан әзерләнгән профилактик чараларын тәкъдим иттеләр. «Ләйсән»дә тәрбияче Люция Фәррахетдинова балаларга «Йомры икмәкнең юлдагы маҗаралары» исемле әкиятне җиткерде. Аның шөгылендә юл билгеләре темасы әкият эчтәлеге белән тыгыз үрелеп барды. Соңыннан балаларның залда күрсәткән җыр-биюле юл кагыйдәләренә багышланган тамашасы барысының да күңелләрен күтәрде.

«Сандугач» та, чагыштырмача күптән түгел генә эшләсә дә сынатмады. Тәрбияче Альбина Захарова сәяхәт формасында «Юлда игътибарлы бул» дигән шөгыль күрсәтте. Балалар арасына килгән «Убырлы карчыкны» балалар юл кагыйдәләренә өйрәттеләр. Ике бакчада да балалар чарада зур активлык күрсәттеләр. Ике тәрбияче дә алдагы елларда балаларга юл иминлеген өйрәтү буенча махсус квалификация күтәрү курслары узганнар иде.

Алсу Ситдыйкова, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район бүлеге җитәкчесе.

Шулай ук укыгыз:

"Яшел ут" конкурсының район этабы башланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев