САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда "Тоннель" профилактик чарасы үтте

Район юлларында быел 30 юл һәлакәте очрагы булды, аларда өч кешенең гомере өзелде, 49 кеше тән җәрәхәтләре алды. Юллардагы хәлләрне яхшырту максатыннан район территориясендә даими рәвештә рейдлар үткәрелә. 28 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр автотранспорт йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча «Тоннель» чарасы үткәрелде. Ул транспорт чарасы белән исерек килеш идарә...

Район юлларында быел 30 юл һәлакәте очрагы булды, аларда өч кешенең гомере өзелде, 49 кеше тән җәрәхәтләре алды. Юллардагы хәлләрне яхшырту максатыннан район территориясендә даими рәвештә рейдлар үткәрелә.

28 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр автотранспорт йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча «Тоннель» чарасы үткәрелде. Ул транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, транспорт чарасы белән документсыз һәм йөртү таныклыгыннан башка идарә итү, балаларны махсус утыргычлардан башка йөртү, транспорт чарасын дәүләт номерларыннан башка йөртү, ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәү кебек кагыйдә бозуларны ачыклауга юнәлтелде. Аның барышында 39 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. Дүрт уклымый торга номерлы автомобиль белән идарә итүче, өч тизлекне чамадан тыш арттыручы, бер балаларны махсус утыргычлардан башка йөртүче һәм башкаларга административ беркетмәләр төзелде.

Реклама

ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев