САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда террорга каршы форум үтте

Экстремизм һәм терроризм җиһанның уртак проблемасына, куркыныч афәткә әйләнде. Явызлыкка юл куймау мәсьәләсен күздә тотып 14 апрель көнне район үзәгенең “Сарман” кинотеатрында террорга каршы форум үтте.

Форумны Сарман үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды. Анда Сарман гимназиясе һәм Сарман урта мәктәбе укучылары катнашты. Форумга Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова; бәлигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Хаҗива Лилия; “Тәүфыйк” мәчете имам хатибы Сабуров Илнур Зөлфәт улы; педагог-психолог Алина Закирова; ”Сарман” кинотеатры директоры Ринат Шәрафетдинов; Яшьләр спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин чакырылды.
Чара барышында педагог – психолог Алина Закирова укучылар белән тренинг оештырды. Форумда катнашучылар укучыларга төрле көтелмәгән ситуацияләрдә ни эшләргә, алар нәрсәләргә игътибар итәргә тиешлелеге турында сөйләделәр. Укучылар бик теләп ”Быть здоровым-это стильно” дигән флеш-мобта катнаштылар.
Без бу белемнәр аларга үзләрен һәм якыннарының тормышларын саклап калырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Кичә ахырында “Вместе против экстремизма” дигән буклет таратылды һәм “Путь в некуда” исемле кино күрсәтелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X