САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда техник караулар башланды

Бүген – 16 март көнне хәзерге вакытта “Сарман” агрофирмасында язгы чәчүдә эшләячәк тракторларга һәм арбаларга күргәзмә техник карау бара. Механизаторларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, агрофирма директоры Дикъкать Хөснетдинов сәламләделәр, алда торган эшләрдә уңышлар теләделәр

Әлеге җаваплы чарада шулай ук “Россельхозцентр”ның районара Сарман бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Гөлүс Фәттахов, идарә һәм агрофирманың башка җаваплы белгечләре, механиклар, механизаторлар катнашалар.
Техник карауны үткәрүче “Гостехнадзор”ның район бүлеге баш дәүләт инспекторы Альберт Сәлахов, шулай ук механизаторларны сәламләп, техник карауның барышы белән таныштырды, төп игътибар ителәсе мәсьәләләргә тукталды.
Агрофирмада барлыгы – 64 трактор. Алар әзерлек дәрәҗәләре: руль, тормозларның ничек эшләве, янгын куркынычсызлыгы җиһазлары, медицина аптечкасы, махсус эш киемнәре, яктылык, тавыш бирү сигналлары, су, май җайланмалары һәм башкалар җентекләп тикшерелә.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев