САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда суд приставы хезмәткәрләре белән ЮХИДИ инспекторларының берлектә рейдлары уза

ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәүчеләр саны, күпме әйтү, кисәтү, мәгълумат бирүгә карамастан, һаман да кимеми. Әйтик, бүгенге көнгә ЮХИДИ тарафыннан вакытында штрафларын түләмәгән өчен 98 административ материал әзерләнгән. Болар арасыннан 56 кешегә административ штраф җәзасы бирелгән, 11нә мәҗбүри эшләр эшләтү каралган, 9 кешегә 15 тәүлеккә кадәр арест билгеләнгән. Мондый закон бозучылар...

ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәүчеләр саны, күпме әйтү, кисәтү, мәгълумат бирүгә карамастан, һаман да кимеми. Әйтик, бүгенге көнгә ЮХИДИ тарафыннан вакытында штрафларын түләмәгән өчен 98 административ материал әзерләнгән. Болар арасыннан 56 кешегә административ штраф җәзасы бирелгән, 11нә мәҗбүри эшләр эшләтү каралган, 9 кешегә 15 тәүлеккә кадәр арест билгеләнгән. Мондый закон бозучылар белән көрәшнең нәтиҗәле чарасы - суд приставы хезмәткәрләре һәм ЮХИДИ инспекторларының берлектә рейдлар үткәрүе. Хәзер мондый рейдлар даими үткәрелә. Моның нәтиҗәсе дә бар. Мисал өчен, 30 000 штрафы булган 3 кешенең шәхси милкенә арест салынган. Барлыгы районда 30 000 штрафлары булган 64 кеше исәптә тора. Мондый күңелсезлекләр булмасын өчен юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз, ә бозган очракта штрафларны вакытында түләгез.

Дамир Йосыпов, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев