САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда санитар икеайлык башланды

Яшәгән ихатасын, җирлеген чиста тотуга һәркем өлеш кертергә бурычлы

Табигатьтә яз хакимлек итә. Быел ул иртә килде. Күптән, мөгаен, март аенда ук бакча эшләрен болай колачлап башлаган булмагандыр әле. Түтәлләрдәге карлар да эреп, беренче яз гөлләре борын төртә башладылар. Көннәр тагын да җылытып җибәрсә, алар чәчәк тә атарлар. Агачларда бөреләр дә уянган. Кышкы юрганын салган басу-кырларда, агачлыкларда, юл кырларында хәзер чүпләр дә күренә башлады.  – Совет урамыннан түбән таба төшеп, Сарманнан Әлмәт ягына таба чыгып китү юлы янында үскән наратлыкны чүп оясына әверелдерәләр. Андагы тәртипсезлекне авыл җирлеге башкарма комитеты үзе генә җыештырып бетерә алмый. Болай да, нәрсә сорасак, шул гозеребезне үтәп торалар, рәхмәт. Асфальт юл сорадык, юллы булдык. Урамыбыз якты, газ бүлгече куелды. Инде чисталыкны да таләп итәргә оят. Ял иткән урынын үзеннән соң чиста итеп калдыруны, чүпләмәүне һәркем булдыра ала, ә ник шулай эшләмәскә? - дип, күңелендә йөрткән борчуы белән уртаклашты 
Сарманда яшәүче Хәниф абый Садыйков. Чыннан да, үз артыңнан чүп калдыру – тәрбиясезлек. Үз өен, ихатасын тәртиптә тоткан, пөхтәлекне яраткан кеше бервакытта да читтә әхлаксызлык күрсәтмәс. Тәрбиясез ата-ана үз баласына нинди үрнәк күрсәтә соң? Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән үзгәртеп булмый. Уйланырга соң түгелдер, бәлки?!  Район Башкарма комитеты җитәкчесенең агымдагы елның 20 мартында чыккан 63 санлы Карары нигезендә районда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Бу чорда авыл җирлекләре, Җәлил поселогы арасында “Иң төзек җирлек” бәйгесе оештырыла. Җирлектә яшәүчеләр “Иң төзек йорт” конкурсында катнаша алалар. Икеайлыкны үткәрү өчен җаваплы хезмәткәрләр дә билгеләнгән, оператив штаб төзелгән. Аның  барышында һәркем үзе яшәгән, үзе эшләгән территорияне тәртипкә китерергә, табигатебезнең чисталыгына өлеш кертергә бурычлы. Санитар икеайлык вакытында өмәләр, агачлар утырту да оештырылачак. Бүгенге көндә бөтен дөнья белән “таҗлы” вируска каршы көрәшәбез. Әмма гадәти булмаган режим үз ихатаңны тәртипкә китерүне тыймый. Хәзергә чисталыкны үзебез яшәгән йорттан башлыйк. Вируслар чиста булган җирдә озак яши алмыйлар, аңа каршы бергәләп көрәшик.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев