САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район мәктәпләренең беренче сыйныф укучыларына яктырткыч беләзекләр тараттылар

Районда «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы дәвам итә. Аның кысаларында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ЮХИДИ испекторлары балалар белән әңгәмәләр үткәрәләр. Юлны аркылы чыгу, велосипед, скутерларны йөртү тәртибен һәм башкаларны аңлаталар. Шулай ук профилактик чара барышында районның барлык мәктәпләрендә дә беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләр рәтенә кертү чаралары үтте. Аларга (барлыгы 402 бала)...

Районда «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы дәвам итә. Аның кысаларында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ЮХИДИ испекторлары балалар белән әңгәмәләр үткәрәләр. Юлны аркылы чыгу, велосипед, скутерларны йөртү тәртибен һәм башкаларны аңлаталар. Шулай ук профилактик чара барышында районның барлык мәктәпләрендә дә беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләр рәтенә кертү чаралары үтте. Аларга (барлыгы 402 бала) юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр, һәрберсенә яктырткыч беләзек һәм җәяүлеләр өчен махсус дәфтәрләр таратылды.

Киемнәрдә яктырткыч элементлар куллану - бик мөһим чара. Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары елдан-ел арта. Аларның күбесе тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, ә караңгыда машина юлына чыгучы җәяүлеләрне шоферлар күрмәскә дә мөмкин. Мисал очен 2015 елда карангы вакытта 115 жэяуле бэрдеру нэтижэсендэ улгэн. Тикшеренүләр буенча, машина йөртүче җәяүлене фаралар яктылыгында 25-50 метрдан күрә, яктырткыч элемент белән бу ара 150-200 метрга кадәр арта.

Районда булган балалар һәм үсмерләр катнашындагы 9 юл һәлакәтенең 2 сендә 2 җәяүле бала тән җәрәхәтләре алдылар. Шунлыктан ЮХИДИ тарафыннан кагыйдә бозучы җәяүлеләрне ачыклау буенча эш алып барыла. Бүгенге көнгә 66 җәяүле балага, 57 велосипед йөртүчегә «Тукта - синең тормышың куркыныч астында!» дип исемләнгән карточкалар тутырылды һәм уку урыннарына җибәрелде. «Игътибар - балалар!» чарасы тәмамланганнан соң да мондый эшләр дәвам итәчәк.

Алсу Ситдыйкова, Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев