САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда “Куркынычсыз көпчәк” конкурсы үткәрелде

Бүген район үзәгендә “Куркынычсыз көпчәк” конкурсының муниципаль туры үткәрелде. Бәйгедә районның 17 мәктәбе катнашты.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары дүрт төрле конкурста көч сынаштылар: юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр, велосипедта фигуралы йөрделәр, “Бергәләп – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен” дигән иҗади бәйгедә катнаштылар. Һәр конкурста иң яхшылар билгеләнде. Ә команда беренчелегендә I урынга – Җәлил икенче мәктәбе, II урынга – Иске Минзәләбаш, III урынга Кәүҗияк мәктәпләренең яшь юл хәрәкәте инспекторлары лаек булдылар. Шунысын да әйтергә кирәк: быелгы конкурс яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларының оешуына 45 ел тулуга багышланды. 
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев