Районда "Кар автомобиле-2015" операциясе бара
Районда 19 январьдән "Кар автомобиле-2015" ("Снегоход-2015") профилактик операциясе бара. Ул 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Чараның максаты - машиналардан файдаланганда, аларның техник торышының юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы таләпләренә җавап бирүләренә ирешү, әйләнә-тирә мохитне саклау. Аның барышында дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе...
Районда 19 январьдән "Кар автомобиле-2015" ("Снегоход-2015") профилактик операциясе бара. Ул 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Чараның максаты - машиналардан файдаланганда, аларның техник торышының юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы таләпләренә җавап бирүләренә ирешү, әйләнә-тирә мохитне саклау. Аның барышында дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм аучылык хезмәтләре белән берлектә рейдлар уздырачак. Аларда кар автомобильләренең -теркәү, техник карау узу турындагы, йөртүчесенең тракторчы-машинист таныклыклары булу, машиналарның техник торышлары тикшереләчәк. Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев