САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда "Игътибар – балалар!" профилактик чарасының икенче этабы башлана

15 августтан Татарстан буенча «Игътибар - балалар» профилактик чарасының икенче этабы старт ала. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очракларын булдырмау. Соңгы елларда бу тема аеруча - игътибар астында. Акция кысаларында күптөрле чаралар үткәрү күздә тотыла. 1 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр «Бала...

15 августтан Татарстан буенча «Игътибар - балалар» профилактик чарасының икенче этабы старт ала. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очракларын булдырмау. Соңгы елларда бу тема аеруча - игътибар астында.

Акция кысаларында күптөрле чаралар үткәрү күздә тотыла. 1 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр «Бала - төп пассажир!» исеме астында ункөнлек үткәреләчәк. Аның барышында транспорт чарасында балаларны махсус утыргычлардан башка һәм куркынычсызлык каешларыннан башка йөртүчеләр ачыкланачак. Моның өчен ЮХИДИ инспекторлары белем бирү учреждениеләре, балалар бакчалары яннарында иртәнге һәм кичке якларда махсус кизү торачаклар. Моннан тыш җәяүлегә юл бирмәүче шоферлар, кагыйдә бозучы җәяүлеләр, велосипедист, җәяүле, мотоциклчы балалар аерым игътибар астында булачаклар. Аларны ачыклау буенча даими рейдлар үткәреләчәк.

Сүз уңаеннан

Безнең районда быел балалар катнашында 6 юл һәлакәте очрагы теркәлде. Аларда 8 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар.

Алсу Ситдыйкова, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев