САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда "Игътибар – балалар!" профилактик чарасы бара

Республика юлларында агымдагы елның дүрт аенда 16 яшькәчә балалар катнашында 163 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда өч баланың гомере өзелде, 172 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Балалар - юл хәрәкәтенең иң якланмаган категориясе. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты әле тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган була. Әгәр дә алар юл һәлакәтендә катнашучы булалар...

Республика юлларында агымдагы елның дүрт аенда 16 яшькәчә балалар катнашында 163 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда өч баланың гомере өзелде, 172 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Балалар - юл хәрәкәтенең иң якланмаган категориясе. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты әле тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган була. Әгәр дә алар юл һәлакәтендә катнашучы булалар икән, монда һичшиксез зурлар гаепле була. Сарман районы территориясендә ике юл һәлакәтендә ике бала тән җәрәхәтләре алдылар. Алар икесе дә - пассажирлар.

Юлларда балалар катнашында юл һәлакәтләре санын киметү максатыннан Татарстан Республикасы территориясендә 20 майдан 20 июньгә кадәр «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы үткәрелә. Аның кысаларында күптөрле профилактик чаралар үткәрү күздә тотыла. Бигрәк тә балаларны траснпорт чараларында йөртү тәртибен бозучыларны, кагыйдә бозучы яшь велосипедистларны, мотоцикл, скутер йөртүчеләрне, җәяүлеләрне ачыклауга нык басым ясалачак. Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә 12 яшькә кадәрле балаларны йөрткәндә махсус утыргычлар кулану мәҗбүри. Бу таләп үтәлмәсә, 3000 сум күләмендә штраф түләтү каралган. Куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрүчеләргә 1000 сум штраф яный.

Җәяүле балалар катнашында булган һәлакәтләрне кисәтү уңаеннан махсус рейдлар даими рәвештә үткәрелә. Алар барышында юлның тиешле ягыннан бармаучылар, юлны дөрес итеп чыкмаучылар, юлда уйнап йөрүчеләр, яше тулмаган килеш юлда велосипедта йөрүчеләр ачыклана. Мисал өчен, быел 65 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучыларның барысы белән дә профилактик эш алып барыла. Җәй айларында туа торган тагын бер проблема - мотоцикл, скутер, велосипедларның күпләп юлга чыгуы. Мотоцикл, скутерларда куркынычсызлык арсеналлары машинадагыга караганда күпкә түбәнрәк булу сәбәпле, җинелчә генә булган һәлакәтләрдә дә бу төр транспортны йөртүчеләр авыр тән җәрәхәтләре алалар.

Болардан нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: техника белән кызыксыну үсмерләрнең күбесенә хас, ләкин йөртү таныклыгы алмыйча, авылда да, шәһәрдә дә беркемгә дә руль артына утыру хокукы бирелми.

Реклама

«Мотоциклда, скутерда 16 яше тулганнар гына йөри ала. Моның өчен бу транспорт чарасы билгеле бер тәртиптә теркәлгән һәм йөртүчесе «А», «М» категориясе булган йөртү таныклыгына ия булырга тиеш. Мондый транспорт чарасында йөргәндә, йөртүче һәм пассажирга мотошлем кию таләп ителә. Таныклык булмаган очракта транспорт чарасы махсус саклау урыннарына куела», - диелә юл йөрү кагыйдәләрендә.

Әти-әниләргә шуны әйтәсе килә: яше җитмәгән балага мотоцикл алганчы, уйлансагыз иде, чөнки бу транспорт чарасы - коточкыч куркыныч чыганагы.

Алсу Ситдыйкова, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев