САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда "Игътибар – балалар" чарасы дәвам итә

15 августта Татарстанда массакүләм «Игътибар - балалар» профилактик чарасының икенче этабы старт ала. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очракларын булдырмау. Соңгы елларда бу тема аеруча игътибар астында тора. Быел 7 ай эчендә Республика территориясендә балалар катнашында 302 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде,...

15 августта Татарстанда массакүләм «Игътибар - балалар» профилактик чарасының икенче этабы старт ала. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очракларын булдырмау. Соңгы елларда бу тема аеруча игътибар астында тора. Быел 7 ай эчендә Республика территориясендә балалар катнашында 302 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде, аларда 10 баланың гомере өзелде, 308 бала тән җәрәхәтләре алдылар.

Безнең районда да быел балалар катнашында 5 юл һәлакәте очрагы теркәлде. Аларда 7 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар.

Акция кысаларында күптөрле чаралар үткәрү күздә тотыла. 1 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр «Бала - төп пассажир!» исеме астында ункөнлек үткәреләчәк. Аның барышында транспорт чарасында балаларны махсус утыргычлардан һәм куркынычсызлык каешларыннан башка йөртүчеләр ачыкланачак. Моның өчен ЮХИДИ инспекторлары белем бирү учреждениеләре, балалар бакчалары яннарында иртәнге һәм кичке якларда махсус кизү торачаклар. Моннан тыш, җәяүлегә юл бирмәүче шоферлар, кагыйдә бозучы җәяүлеләр, велосипедчы, җәяүле, мотоциклчы балалар аерым игътибар астында булачаклар. Аларны ачыклау буенча даими рейдлар үткәрү күздә тотыла.

Алсу Ситдыйкова, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев