САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда чираттагы ЮХИДИ рейды үткәрелде

9 декабрьдә районда юл иминлеген тәэмин итү максатында чираттагы профилактик чара - рейд үткәрелде. Ул 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Рейд барышында 11 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Алар арасында иң күбе куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар һәм укылмый торган дәүләт номерлары белән юлда йөручеләр булдылар. Шулай ук кагыйдә...

9 декабрьдә районда юл иминлеген тәэмин итү максатында чираттагы профилактик чара - рейд үткәрелде. Ул 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Рейд барышында 11 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Алар арасында иң күбе куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар һәм укылмый торган дәүләт номерлары белән юлда йөручеләр булдылар. Шулай ук кагыйдә бозучылар арасында машина йөрту таныклыгы булмаган (ул аның бөтенләй юк) бер кеше дә тоткарланды. Аның транспорт чарасы ЮХИДИнең штраф стоянкасына эвакуацияләнде. Махсус балалар өчен утыргычлардан башка автотранспорт салонында балалар йөртүче, иминиятләштерү документына исеме кертелмәгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, автотранспорт йөртү таныклыгын өендә онытып калдыручы һәм транспорт чарасы төзексез булганнар кагыйдә бозучылар исемлегенә керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев