Узган атнаның бәйрәм ялларында - 6-9 май көннәрендә үткән профилактик рейдлар барышында барлыгы 64 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Болар арасында иң күбесе куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар булды - 16 очрак. Тупас кагыйдә бозу очраклары да булды. Мисал өчен, 3 - исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, 2 каршы як хәрәкәт...
Узган атнаның бәйрәм ялларында - 6-9 май көннәрендә үткән профилактик рейдлар барышында барлыгы 64 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Болар арасында иң күбесе куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар булды - 16 очрак. Тупас кагыйдә бозу очраклары да булды. Мисал өчен, 3 - исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, 2 каршы як хәрәкәт полосасына чыгу очрагы ачыкланды.
8 майдан 14 майга кадәр «Тизлегеңне кимет!» девизы астында Дүртенче Глобаль юл иминлеге атналыгы үткәрелә. Аның кысаларында тизлек режимын контрольдә тоту буенча чаралар активлаштырыла.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз