САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда бердәмроссиялеләрне котладылар

1 декабрьдә “Бердәм Россия” сәяси партиясе оешуга 17 ел тулды. Әлеге дата уңаеннан партиянең җирле бүлекчәсе аның эшенең башында торган - партиягә иң беренчеләрдән булып кергән әгъзаларын котлады.

Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, җирле бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова Дүсем авылында яшәүче Лира Юнысова, Петровка Завод авылында гомер итүче Әнәс Габдуллин янында булдылар, истәлекле дата уңаеннан котлап, бүләкләр тапшырдылар. Партиянең Ләшәү Тамак башлангыч оешмасы секретаре. авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Айдар Хөснетдинов та аларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев