САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда архив эше буенча методик семинар уздырылды

Бүген – 4 октябрь көнне районда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Республика районнарының муниципаль архив, учреждениеләрнең делопроизводство һәм архив хезмәтләре хезмәткәрләре өчен архив мәсьәләләре буенча “Заманча архив” дигән исем астында методик семинар үткәрде.

Семинар биш участокта уздырылды. Беренче төркем район хакимиятенең утырышлар залында эшләде. Семинарда катнашучыларны иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, кыскача районның социаль-экономик тормышы белән таныштырды. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резедә Шәйхетдинова Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру һәм аның өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде. Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру буенча бүлек начальнигы Людмила Стеничева оешма архивын 0 дән оештыру мәсьәләләрен яктыртты. Шушында ук архивларда була торган төп кагыйдә бозулар, муниципаль архивларда архив коллекцияләрен булдыру, муниципаль архивлар белән үзара хезмәттәшлектә эшләү, муниципаль архивларда аеруча кыйммәтле документларны ачыклау һәм опись үткәрү мәсьәләләре дә яктыртылды.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев