САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре үзизоляция режимы үтәлүен тикшерәләр

Район халкының сәламәтлеген саклау, коронавирус таралуны кисәтү максатларында, районда үзизоляция режимы саклануын тикшерү тагын да көчәйтелде.

Иминлек сакчылары район үзәгендә, авылларда рейдлар үткәрәләр. Әлеге режимны бозучылар барлана, профилактик чаралар күрелә. Кичәдән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тикшерүләрне тагын да көчәйтергә кушты.
- Районда тәүлек буе Сарманда, Җәлилдә, авылларда рейдлар үткәрәбез. Хокук бозучылар тикшерелә. Хәзерге вакытка 8 гражданга юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзелде, - диде район юл-патруль хезмәте инспекторы полиция лейтенанты Рамис Сафин. - Маскалар, перчаткалар кигәннәрме, кулларында маршрут күрсәтелгән справкалары бармы – барысын да карыйбыз. Хөрмәтле райондашлар, саклык чараларын күрик. Үзебезне,и якыннарыбызны саклыйк, сәламәт булыйк. Өйдә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев