САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманда әдәби фестиваль үтте

Бүген, Сарманның үзәк Ял паркында татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм шул телдә язылган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, басылган мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру максатыннан, мәктәп укучылары арасында районкүләм “Читайлэнд” (“Укыйбыз”) әдәби фестивале үткәрелде

  •  Анда районның биш – Сарман гимназиясе, Сарман урта, Зур Нөркәй, Җәлил гимназиясе һәм Петровка Завод урта мәктәпләре командалары катнашты. Алар татар әдәбияты – проза, шигърият, дараматургиядәге белемнәрен, татар язучыларын һәм шагыйрьләрен, бигрәк тә якташларыбыз иҗатын ничек белүләрен күрсәттеләр. Укучыларның чыгышларын якташ язучылар һәм шагыйрьләр Фәрит Яхин, Рәфкать Кәрами, Вәсимә Хәйруллина, Дамир Гарифуллин, Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя апа һәм район үзәк китапханәсе директоры Роза Гайфуллина бәяләделәр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаев якташларыбыз сүзләренә язылган җырларны башкарды. 
    I урынга – Сарман урта мәктәбенең “Татар яшьләре”, II урынга – Сарман гимназиясенең “Асылташлар”, III урынга – Петровка Завод урта мәктәбенең “Туган тел”, IV урынга – Җәлил гимназиясенең “Җәлил оныклары” һәм V урынга Зур Нөркәй мәктәбенең “Әдәби җилкән” командалары лаек булды. Аларга катнашучы сертификатлары, призерларга һәм җиңүче командага медальләр һәм дипломнар, җиңүче командага махсус бүләк – кубок тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев