САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район территориясендәге авариядә җиңел машина пассажиры вафат булды

Кичә 18.25 сәгатьтә Рус Акташы-Азнакай юлының 37 нче километрында юл фажигасе булды. Chevrolet Cruze автомобиле белән идарә иткән хатын-кыз, чамадан тыш тизлекне арттырып, юлның борылышлы урынында каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм каршыга килүче КАМАЗ машинасына бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машинадагы 1961 елгы пассажир шунда ук үлә. 2013 елгы 2...

Кичә 18.25 сәгатьтә Рус Акташы-Азнакай юлының 37 нче километрында юл фажигасе булды.

Chevrolet Cruze автомобиле белән идарә иткән хатын-кыз, чамадан тыш тизлекне арттырып, юлның борылышлы урынында каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм каршыга килүче КАМАЗ машинасына бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машинадагы 1961 елгы пассажир шунда ук үлә.

2013 елгы 2 кыз бала һәм йөртүче (кызларның әниләре) авыр тән җәрәхәтләре алалар һәм Әлмәт шәһәрендә урнашкан медсанчастька озатылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев