САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район судында узган ел мошенниклык буенча 6 эш каралган, яки Мошенниклар шалтыратсалар нишләргә?

Район судында узган ел мошенниклык буенча 6 эш каралган.

Аның телефон белән бәйле төрләре дә күп. Мошенниклар шалтыратсалар нишләргә соң?
- Беркемгә дә бернинди дә мәгълүмат бирмәскә, пароль, логин, кодларны әйтмәскә. Шуны истә тотыгыз: банк хезмәткәрләре клиентларга телефоннан шалтыратып, пароль, логин, кодларны сорамыйлар. Аларны сорап, кем дә булса шалтырата икән, ул – мошенник. Тик югалып калмагыз. Үзегезнең банкның “кайнар линия”сенә шалтыратыгыз. Полициядән, дип шалтыраталар икән, кайсы бүлектән икәнлекләрен, исем-фамилияләрен сорагыз, оешманың үзенә барып килергә дә була. Мошенниклык корбаны булучылар арасында акчаларын кайтара алучылар юк диярлек. Аларны эзләү, табу бик авыр. Шуңа күрә сак булырга, теләсә-кем сүзенә, интернеттагы теләсә-нинди белдерүгә ышанмаска кирәк. Күп меңләгән акчаны югалтуга караганда, “кайнар линия”гә шалтырату, банкның үзенә яки полициягә кереп чыгу һич кенә дә авыр түгел, - дип искәртәләр район суды хезмәткәрләре.

Зөлфия Шәрипова язмасы

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев