САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район пенсия фонды яңа төр ялган турында кисәтә

Соңгы вакытларда интернет челтәрендә иминият таныклыгы һәм паспорт мәгълүматлары нигезендә "шәхси иминият фондлары тарафыннан күчерелгән түләүләрне" тикшерергә тәкъдим ителгән сайтлар барлыкка килде. Беренче этапта гражданин иминият таныклыгы номерын һәм паспорт мәгълүматларын керткәндә, сайт имеш моннан соң сезгә түләнергә тиешле суммаларны күрсәтәчәк. Күп очракта бу сумма 100 мең сум тирәсе тәшкил...

Соңгы вакытларда интернет челтәрендә иминият таныклыгы һәм паспорт мәгълүматлары нигезендә "шәхси иминият фондлары тарафыннан күчерелгән түләүләрне" тикшерергә тәкъдим ителгән сайтлар барлыкка килде.

Беренче этапта гражданин иминият таныклыгы номерын һәм паспорт мәгълүматларын керткәндә, сайт имеш моннан соң сезгә түләнергә тиешле суммаларны күрсәтәчәк. Күп очракта бу сумма 100 мең сум тирәсе тәшкил итә. Икенче этапта гражданинга шәхси иминиятләүчеләрнең базасына керү өчен акча түләргә тәкъдим ителә. Моның өчен алдакчылар тиз арада клиент счетына югарыда күрсәтелгән суммада акча күчерергә вәгъдә итәләр. Бәлкем өченче этап та бардыр, Пенсия фонды пресс- хезмәте алай тирәнгә үк кермәде.

Пенсия фонды әлеге сайтларны игътибарсыз калдырырга һәм үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызга сак карарга чакыра.

Пенсия түләүләре турында Пенсия фондының шәхси кабинетында, смартфоннар өчен Пенсия фонды өстәмәләрендә һәм Дәүләт хезмәтләре порталында булган мәгълүматларга гына ышанырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев