Районыбыз балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен уйнап өйрәнәләр
.
Район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче зурлар төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләрен уен рәвешендә өйрәнәләр. Бу балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагы да яхшырак үзләштерергә мөмкинлек бирә, урамда үзләрен дөрес тотарга, транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтенә игътибарлы булырга, шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләрен хөрмәт итәргә дә өйрәтә.
"Лилия" балалар бакчасы кечкенәләр төркеме балалары да юл кагыйдәләрен шушы рәвешле өйрәнәләр. Алар өчен бу процесс бик кызыклы һәм уңайлы формада оештырыла.
“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” – дигән шигарь астында үткәрелгән өйрәнү процесслары балаларда юлда үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен тәрбияләүгә, аларның иминлегенә зур өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев