САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда балалар куркынычсызлыгына зур игътибар бирелә

Уку елы тәмамланып, җәйге каникуллар башланган вакыт - урамнарда хәрәкәтнең аеруча көчәйгән чоры.

Бу исә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. 

. Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен булдырмау максатыннан, районыбызның белем бирү оешмаларында 22 нче майдан республикакүләм "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Ул 4 нче июньгә кадәр дәвам итә. Шушы уңайдан укучыларның җәйге каникуллары алдыннан, “Игътибар балалар” оператив-профилактика чарасы кысаларында, ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, класс җитәкчеләре, ФОРПОСТ отряды членнары мәктәпләрдә әти- әниләр һәм укучылар белән очрашулар үткәрә. 

Профилактик әңгәмә барышында юлларда үз-үзеңне имин тоту буенча инструктаж үткәрелде, балалар катнашында булган аварияләрнең төп сәбәпләре турында мәгълүмат бирелде. Караңгыда урамда йөргәндә киемгә яктылык кайтаргыч элементлар тагуның зарурлыгы, автомобильдә барганда иминлек каешларының һәрвакыт эләктерелгән булырга тиешлеге, 14 яше тулмаган балаларга велосипедта урамның машиналарның йөри торган өлешенә керергә ярамаганлыгы, юл билгеләренә һәрчак игътибар итәргә кирәклеге аңлатылды, тормыштан мисаллар китерелде һәм видеоролик та күрсәтелде.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев