САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район белем бирү учреждениеләрендә “Кышкы каникуллар” профилактик акциясе узды

Белем бирү учреждениеләрендә 21 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр, балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, “Кышкы каникуллар” профилактик акциясе узды.

“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман бүлеге җитәкчесе Ситдикова Алсу Разин кызы балаларның иминлеге, тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә яктылыкны кайтаручы элементларны булдыруның әһәмияте турында укучыларга әңгәмәләр үткәрде. Әлеге темаларга ата-аналар җыелышларында лекцияләр укылды.
Сыйныф җитәкчеләре рейдлар вакытында яшь җәяүлеләрнең юл аша чыкканда, чана-чаңгы һәм тюбингларда шуганда кагыйдәләрне үтәүләренә һәм шугалакларның автомобиль юллары белән кисешү-кисешмәвенә дә аерым игътибар бирделәр. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары (ЮИД) рейдларга чыктылар.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев